27 гыйнварда РФ Дәүләт Думасы гражданлык җәмгыяте, иҗтимагый һәм дини берлекләрне үстерү комитеты Бишенче Рождество Парламент очрашулары кысаларында “Дин. Җәмгыять. Дәүләт” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды. Сөйләшү комитет рәисе С.Гаврилов җитәкчелегендә узды. Дини оешмалар һәм дәүләт органнары арасындагы хезмәттәшлеккә, дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертү һәм башка сораулар каралды.
Чарада төрле конфессия вәкилләре чакырылган иде. Татарстаннан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров катнашты.