Бертуган Шакировлар Коръән уку конкурсын оештыра

30 гыйнвар 2017 ел 13:56
Бертуган Шакировлар Коръән уку конкурсын оештыра

4 февральдә Азнакай шәһәренең Мәдәния йортында ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырыла. Конкурс Коръәннең 28,29,30 нчы җүзләрен (өлешләрен) белүчеләр арасында үткәрелә.

Оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Азнакай район хакимияте,  көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Азнакай районы мөхтәсибәте, Шакировлар гаиләсе.

Конкурс бертуган Шакировлар инициативасы белән  һәм әтиләре - милли көрәш буенча спорт остасы  Әсләм Шакировка багышлап уздырыла. Әсләм Шакиров дистә еллар дәвамында район үсешенә зур өлеш керткән, зур хөрмәткә ия булган шәхес.

2003-16 елларда бертуган Шакировлар милли көрәш республика турнирларын уздырып килделәр, быел исә алар оештырган конкурста спортчылар түгел, Изге Китапны белүчеләр ярышачак.

Беренче урынга бүләк – олы хаҗга юллама, икенче урынга – гомрә хаҗына юллама.

Шунысын да әйтергә кирәк, катнашучылар барысы да татар телен белергә һәм республика мөхтәсибәтләрендә яшәүчеләр булырга тиеш. Шул рәвешле  безнең яшьләребезне Коръәнне өйрәнүгә җәлеп итәргә телиләр.

23 район конкурста катнашырга теләген белдерде инде, алар арасында шәкертләр һәм балалар да бар.

Жюрида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН Коръәнне өйрәнү бүлеге вәкилләре, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район мөхтәсибләре һәм башка мәртәбәле кунаклар булуы көтелә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100