Мөфтинең сәфәре Кукмара муниципаль районы башлыгы, шәһәр тибындагы Кукмара бистәсе башлыгы Сергей Димитриев белән очрашудан башланды. Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашты.
Әлеге рәсми чарада дин әһелләре җирлек башлыгы белән райондагы дини вәзгыять, мөселманнар тормышы, дини корылмалар хакында фикер алыштылар.
Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә 75 мәчет эшләп килә. Районда иске мәчетләрне төзекләндерү бара, яңаларын салу өчен проект эшләре барлана. Төрле дини чаралар оештыруда даими алып барыла. Мөселман командалары арасында хоккей буенча ярышлар оештыру да көтелә.
Район җитәкчесе белән сөйләшкәннән соң мөфти имамнар җыелышына юл тотты.