Бүген Россия мөслимәләр берлеге халыкара мөселман киеме көне уңаеннан “Яулыклы хатын-кызлар” темасына түгәрәк өстәл оештырды. Сөйләшүдә мөселман киемнәре фестивалендә катнашучылар, өлкән яшьтәге абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Араларында танылган Казан дизайнерлары һәм бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаучылар да булды: Зарина Бабаджанова, Җәмилә Салахова, Айгөл Закирова, Рената Шагиева, Римма Хафизова.
Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина җитәкчелегендә узган әлеге түгәрәк өстәлдә замана мөслимәләренең образы һәм киеме, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге урыны һәм аларның иҗтимагый активлыгы турында фикер алышу булды. Чара кысаларында яулык һәм тюрбан бәйләү, көндәлеккә кия торган кием комплектлары сайлау буенча мастер-класслар оештырылды.
Мәгълүм булганча, халыкара мөселман киеме көне 2013 елдан бирле үткәрелә һәм бу инициатива белән Нью-Йоркта гомер кичерүче Назма Хан чыккан. Гадәттә, бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. Бүген бу уңайдан социаль челтәрләр кулланучыларына хиҗап киеп фотога төшергә һәм аларны #ЯсолидарнасВами, #Hijabday, #WHD2017 хештеглары белән бастырырга тәкъдим иттеләр.