Казан мөслимәләре халыкара хиҗап көнен бәйрәм итте

01 февраль 2017 ел 17:10
Казан мөслимәләре халыкара хиҗап көнен бәйрәм итте

Бүген Россия мөслимәләр берлеге халыкара мөселман киеме көне уңаеннан “Яулыклы хатын-кызлар” темасына түгәрәк өстәл оештырды. Сөйләшүдә  мөселман киемнәре фестивалендә катнашучылар, өлкән яшьтәге абыстайлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Араларында танылган Казан дизайнерлары һәм бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаучылар да булды: Зарина Бабаджанова, Җәмилә Салахова, Айгөл Закирова, Рената Шагиева, Римма Хафизова.

Россия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина җитәкчелегендә узган әлеге түгәрәк өстәлдә замана мөслимәләренең образы һәм киеме, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге урыны һәм аларның иҗтимагый активлыгы турында фикер алышу булды. Чара кысаларында яулык һәм тюрбан бәйләү, көндәлеккә кия торган кием комплектлары сайлау буенча мастер-класслар оештырылды.

Мәгълүм булганча, халыкара  мөселман киеме көне 2013 елдан бирле үткәрелә һәм бу инициатива белән Нью-Йоркта гомер кичерүче Назма Хан чыккан. Гадәттә, бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. Бүген бу уңайдан социаль челтәрләр кулланучыларына хиҗап киеп фотога төшергә һәм аларны #ЯсолидарнасВами, #Hijabday, #WHD2017 хештеглары белән бастырырга тәкъдим иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы