Бөгелмәдә халыкара хиҗап көнен 3 ел рәттән төрле чаралар белән билгеләп үтәләр. Быел да мөхтәсибәт активистлары хатын-кызларны чакырып күңелле бәйрәм оештырган. Шәһәрдәге "Назлы - Нур" кибетенә хатын-кызларны җыеп, хиҗап һәм аның әһәмияте турында вәгазь сөйләгәннәр, викторина оештырганнар һәм теләге булган һәркемгә матур итеп яулык бәйләү серләренә төшендергәннәр.
"Әлеге күркәм бәйрәмгә чакыру алгач мин шунда ук барырга булдым. Кияүләрем мөселман булгач кызыксыну уянды. Кызларыма да әлеге бәйрәм турында сөйләячәкмен. Минемчә, һәрберебез тирә-яктагы кешеләрнең традицияләренә, кыйммәтләренә хөрмәт белән карарга тиеш", - дип тәэсирләре белән бүлеште "Гаилә канаты астында" дигән иҗтимагый оешма җитәкчесе Елена Елизарова.
Чара чәй өстәле артында дәвам итте.