Шушы исем астында Кызыл Чапчак мәдәният йортында рухи кичә үткәрелде. Районыбыз мөслимәләре арасында тәҗрибә уртаклашу, бер-беребезгә тагын да якынаю, иман ныклыгы, рухи көч алу нияте белән кунакка йөрешу күркәм традициягә кереп бара. Кичә Коръән сүрәләре, иләһи шигырьләр белән үрелеп барды.
Аллаһ Тәгалә әйтә: “Иман китереп, тәүбә итеп төзәлеп, изге гамәлләр кылганнар җәннәткә керерләр. Аларга хаксыз золым итү булмас”.
“Тәкъва колларыбызны ошбу җәннәткә варис итәрбез”. “Мәрьям” сүрәсе, 60, 63 аятьләр.
Кичәнең беренче өлешендә “Чапчагым – син яшь чагым” китабының “Дин һәм йола” булеген такдим итү булды. Китапны төзүче мөхәррирләр апалы-сеңелле Рузалия Гыйлманова һәм Рәзилә Борһановалар. Кызыл Чапчак элек-электән үк укымышлы кешеләргә, белемле шәхесләргә бай булган тарихи авыл. Бу авылда ике мәхәллә була. Беренче зур таш мәдрәсәне 1900 елда Казан бае салдыра. Бу мәдрәсәдә авыл шәкертләре дә, якын-тирә авыллардан килгән укучылар да торып укыйлар. Мәдрәсә тирә-як авылларга муллалар әзерләгән. Революциядән соң да, совет чорында да иманлы муллалар авылдашларын дингә өндиләр, дини йолаларны алып баралар. Халык динне онытмый: качып намазын укый, уразасын тота, никахлана, балага исем куша...
1991 елда авыл картлары мәчет төзергә кирәклеген искәртәләр.Шәһәрдә җитәкче урында эшләүче авылдашлары Зәйсур Сөнгатуллинның тырышлыгы һәм башка авылдашларының иганәчеләрнең ярдәме белән Аллаһ йорты төзелә башлый. 1995 елда авыл уртасында кирпечтән ике катлы мәһабәт бина калкып чыга. 1996 елның көзендә авылдашлары Илдус Ахунов имам итеп сайлана һәм бүгенге көндә дә барлык дини йолаларны үтәп, мәчетне тәртиптә тота.
Мәчеттә 2003 елдан алып "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен бетергән сабыр, тыныч холыклы Гомәрова Гөлфизә Закирҗан кызы хатын-кызларны намаз һәм Коръән уку серләренә өйрәтә.
Кичәнең икенче өлешендә иман, Ислам нуры белән күңелләрен пакьлаган апалар-шәкертләр белән таныштык. Кызыл Чапчак мәчет-мәдрәсәсе әби-апаларның яратып йөри торган урынына әверелгән. Һәр йортның капкасын кагып кына түгел, йөрәкләренә үтеп керә торган сүзләрен дә табып җыя аларны Гөлфизә мөгаллимә. Нәтиҗә дә күз алдында: бүген мәчеткә кырыклап хатын-кыз йөри. Аллаһы Тагәлә әҗер-савапларын, бәракәтләрен бирсен. Гөлфизә ханым аларның һәрберсенә сүз биреп таныштырып китте. Көннәр бик салкын булганда да, яңгыр явып торганда да, алар мәчеткә килеп тырыша-тырыша гыйлем алалар. Барлык дини йолаларны үтәп, авылдашларын соңгы юлга озатучы да алар. Авылның бу иң хәерле, күркәм апаларын Гөлфизә мөгаллимә яратыап “Энҗе бөртекләре” дип атый. Алар шигырьләр укып, мөнәҗәтләр дә әйттеләр.
Аллаһ Тагалә әйтә: “Аллаһ хикмәтне Үзе төләгән бәндәсенә бирер. Аллаһтан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. Коръән белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр чын гакыллы кешеләр генә вәгазьләнер”. “Бәкара” сүрәсе, 269 аять.
Мәктәптә озак еллар чит тел укытып, балаларның да, әти-әниләренең дә күңелен яулаган Әхмәдиева Раушан апа үзе язган шигырен укыды.
Кызыл Чапчак авылы мөслимәләренең бердәмлеге, бер-берсенә карата хөрмәте барыбызны да сөендерде. Өйлә намазын укыганнан соң, мәктәп ашханәсендә мул итеп әзерләнгән өстәл артында сөйләшү дәвам итте. Барлык тырышлыкларын, әзерләгән ризыкларын Аллаһы Тагәлә алардан садака итеп кабул итсен, әҗер-савапларын арттырсын.
Шәһәр-авылларыбызда кешеләр бәхетле, тыныч тормышта яшәсеннәр, иман нуры белән нурлансыннар өчен белемебезне дә, көчебезне дә кызганмыйк.
Роза Латыпова Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе
“Түбән Кама әниләре” оешмасы рәисе