Балтачта вәгазь кичәсе

14 февраль 2017 ел 17:08
Балтачта вәгазь кичәсе

10 февраль көнне Балтач районының Үзәк мәчетендә чираттагы вәгазь кичәсе булып узды. Мөхтәсиб Җәлил хәзрәт Фазлыев кичәне ачып, дин кардәшләребезне сәламләгәннән соң, сүзне Лениногорск шәһәреннән килгән кунак - Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга тапшырды.

Исмәгыйль хәзрәт пәйгамбәребез Мөхәммәд صلى الله عليه و سلم нең хәдисләренә тукталып, Аллаһның нигъмәтләрен күпме күбрәк күрә белсәк, алар өчен шөкер итсәк, яшәвебезнең шул кадәр җиңеләясен, Аллаһ белән арабыз тагын да якынаячагын исебезгә төшерде. Коръән, ураза, гыйбадәтнең җелеге булган дога нигъмәтләренә тукталып узды. Иң хәерле өммәт булуыбызны искәртеп, башкаларны да яхшылыкка өндәп, яманлыктан тыярга чакырды. Динебездә хатын-кызның дәрәҗәсенә кагылышлы хәдисләр дә читтә калмады. Һәр баланың бу дөньяга үз ризыгы белән килгәнен әйтеп, Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзми, кылган гөнаһларыбызга тәүбә итеп, Аллаһ юлында алтын урталыкка, юмартлыкка омтылырга кирәклеге турында тирән фикерләрен калдырды кунагыбыз.

Кичә Җәлил хәзрәтнең калебләребез чисталыгы, тормышыбызда Аллаһның урыны хакындагы саллы киңәш-нәсыйхәтләре белән төгәлләнде. Уйландыра, фикерләргә чакыра торган бу эчтәлекле очрашуның  йогынтысы күңелләребездә әле озак сакланыр ин шәә Аллаһ...

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Ахшам намазы
16:49
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100