"Бүгенге җәмгыятьтә ир-атның роле" хакында сөйләшергә чакырабыз

20 февраль 2017 ел 17:01
"Бүгенге җәмгыятьтә ир-атның роле" хакында сөйләшергә чакырабыз

        22 февраль көнне Гаилә мәчетендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, абыстайлар, язучылар, журналистлар катнашында “БҮГЕНГЕ ҖӘМГЫЯТЬТӘ ИР-АТНЫҢ РОЛЕ” дигән темага “акыл һөҗүме” форматында чара уздырыла. Сөйләшүдә ир баладан ир-ат тәрбияләү, гаиләдә ирнең дәрәҗәсен күтәрү, балалар суициды, XXI гасыр феминизмына кагылышлы сорауларга бергәләшеп җавап эзләү ниятләнелә.

        Чараны Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара.

        Башлану вакыты: иртәнге 9 да.                          

        Урыны: Гаилә мәчете (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2).

        Журналистларны әлеге чараны яктыртырга чакырабыз.

        Гаилә мәчете матбугат үзәге, 8 (843) 223-06-62.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100