Дөнья галимнәре татар дин әһелләре мирасы белән таныша

17 февраль 2017 ел 11:51

Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. 

Конференциянең пленар утырышы Коръән укудан башланды.

Пленар утырыш  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды. Дини мирасыбызга багышланган халыкара фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Исхаков Камил Шамил улы, Дамаск университеты ректоры Мөхаммәд Хәсән әл-Курди, Бәхрейнның имам Мәлик Ибн Әнәс җәмгыяте рәисе Ибраһим Мурейхин, Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Салах хаҗи Межиев, Ингушетия Республикасы башлыгы каршында диннәр буенча киңәшчесе Мөхәммәт Госман улы Албогачиев, Россия мөселманнарының диния мәҗлесе, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар сәламләде.

 Чараның беренче өлеше Галимҗан Барудига багышланган фильмне карау белән тәмамланды.

Конференциядә Сүрия, Бәхрәйн, Төркия, Иордания, Мисыр илләреннән килгән дин галимнәре һәм Россиянең  13тән артык мөфтияте вәкилләре, Россия һәм Татарстан фән белгечләре катнаша.

Барлык кунакларга  "Хозур" нәшрият йорты бастырган Баруди хезмәтләре таратылды. 

Белешмә.

Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә. 1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә.
1882 елда Г.Баруди, Казанга кайткач, Галиев  мәчете мәхәлләсенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә гыйлем иясе булып  танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

            1905 елга кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый, дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә. ХХ гасыр башында "Мөхәммәдия"дә 500 кеше укыган, 20 мөгаллим укыткан. Бу мәдрәсәдә язучылар Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Мәҗит Гафури, Кәрим Тинчурин, Накый Исәнбәт, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Г.Ногайбәк, Г.Шәрәф, Г.Гобәйдулин, С.Вахиди, Г.Мостафин, артистлар З.Солтанов, Габдрахман һәм Габдулла Камал, дипломатлар И.Әмирхан, Х.Биккенин, композитор Солтан Габәши, рәссам Бакый Урманчелар белем алган.

Казанда 1906-1908 һәм 1913-1917 елларда чыккан «Әд-дин вәл-әдәп» журналы («Дин вә әдәп») татар дини-әхлакый, гыйльми-әдәби һәм сәяси журнал нашире һәм баш мөхәрире була.

1917 елда мөфти булып сайлана.

Галиев (Баруди) Галимҗан Мөхәммәтҗан улы  (1857-1921) Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана