Сабырлык –Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте

17 февраль 2017 ел 13:28
Сабырлык –Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте

15 февраль көнне Тоба авылы мәдәният йортында Түбән Кама районы мөслимәләре җыелды. Бөек Ватан сугышы башлануын, бу афәтнең авыл халкына нинди бәлаләр китерүен , ничек итеп аларнын җиңүне якынайту өчен көнне- төнгә ялгап эшлэүлэрен тарихи чынбарлыкка таянып сәхнәдә күрсәттеләр. Чынлап та, бу сугыш бөтен илне тетрәндерде.Авыл- шәһәрләрдәге тормыш икенче фронтка әйләнде . Иген дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, фронтовикларга җылы оекбаш-бияләйләр, шарфлар бәйләргә, олау- олау икмәк озатырга кирәк иде.Фронтка икмәк озаттылар, үзләре алабута ипие, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Атларны сугышка алып бетергәч, үгезләр җигеп җир сөрделәр ,арбага үзләре җигелеп симәнә ташыдылар , билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка танк алырга өлешебез керсен дип булдыра алганча акчалар да җыйдылар...

Явыз Гитлер тизрәк җиңелеп,ирләребез-улларыбыз исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайтсын дигән якты өмет халыкны яшәтте.

Солдат хатыннары...Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы –туклы,күңелләре тулы сагыну,сагыш. Хатыннарны тол, балаларны ятим итеп авылга кара печатьле кәгәзьләр агыла.

Ләкин күпме генә авырлыклар күрсәләр дә диннәрен ташламадылар,намазларын укыдылар,уразаларын да тоттылар.

Ә бит сугышка киткән бабайларыбызның да күбесе намазлы иде. Барысының да тырышлыклары, сабырлыклары,өметләре ,догалары бәракәтендә Аллаһ Тәгәлә зур сынаудан сон җиңү бирде.

Сәхнәгә бала чаклары сугыш елларына туры килгән ак яулыклы әбиләр күтәрелде. Алар үзләренең кичерешләрен, истәлекләрен сөйләделәр.

Офыкларга тулды кара төтен,

Төсен алды төтен далаларның.

Елга булып яше җиргә сеңде,

Сугыш чорындагы балаларның.

Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,

Сөрән сала авыл- калаларга.

Уйчан йөзләр,әле дә моңсу күзләр

Сугыш чорындагы балаларда.

Тоба авылы мәчете мөгаллимәсе Сәнирә ханым Мотыйгуллина җитәкчелегендә әзерләнгән бу кичәдә аның шәкертләре катнаштылар.Эйе , күңелләр актарылды,кузләрдән яшь акты. Һәрберебез сугышта үлгән ,яраланып кайткан бабайларыбызны,әтиләребезне искә төшерде. Аларның сугыштан кайтуларын көтеп яшьлек гомерләрен үткәргән әбекәйләребезне сагындык.

Алар бүген безнең арабызда юк .“Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнен каберен бел!”- дибез. Ә бит алар өчен изге догаларыбызны аз кылабыз.Бүген без матур тормышта яшибез икән,монда бит аларнын өлешләре бик зур.

Әй ,Раббыбыз Аллаһ! Сугышта шәһид киткән, иман белән Үз хозурыңа күчкән бабайларыбыздан,әтиләребездән риза бул.Аларның гөнаһларын ярлыка, яткан каберләрен җәннәт бакчалары кыл. Иман белән Үз хозурыңа күчкән әбекәйләребезгә дә бездән изге догалар ирештер,аларга толлык әҗерләре бир.

Барыбызны да нәсел-нәсәпләребез белән югары Фирдәвес җәннәтләрендә бергә җыйсаң иде. Әмин!

Әйе, шушы авыр сугыш елларында да,соңыннан да кешеләр авырлыкларга карамыйча, бергәләп тормыш арбасын тартканнар, балалар үстергәннәр.Аерылышучылар бик сирәк булган. Экранда 50-60 ел бергә парлы тормышта яшәүче авылдашларын да күрсәттеләр Тобалылар.

Һичшиксез ,авылда дини яңарыш мөгәллимә Сәнирә Мотыйгуллина белән бәйле. Тобада 1990 елда мәчет төзелә башлап,1995 елда манара куела. 1996 елның 6 июнендә мәчет ачыла.

Сәнирә ханым намаз укырга өйрәнеп 1995 елның декаберендә автобус белән хаҗга китә. Аннан соң инде ул гыйлем алырга тартыла .Түбән Кама Җәмигъ мәчетенә йөреп гыйлем ала.2003 елда инде үзе дә авылдашларын укыта башлый.Шулай итеп авылга нур тарала ,шәкертләре дә арта.

Бу кичәдә катнашкан барлык Тобалыларга ,клуб мөдире Лиля Әхтәмовага,алып баручы Гүзәл Маликовага Аллаһның изге рәхмәте булсын.

Тоба мәчетендә өйлә намазы укыганнан соң каз боткасы,каз коймагы һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланып,вәгәзьләнеп, догалар кылып өйләребезгә таралдык.

Уйлар,уйлар...Ә бит шундый матур тормышта яшибез. Башыңны сәҗдәгә куй да,шөкер ит,рәхмәт әйт Раббыңа. Әй, татар өммәте! Безнен бабай-әбиләребез намазлы, уразалы булдылар. Дәһшәтле сугыш авырлыкларында да намазларын ташламадылар.Бүген безнең нинди гозеребез бар?Аллаһ Тәгәлә каршында ничек акланырбыз?

Аллаһ каршында изге гамәл булып Ул кушкан фарызларны үтәү һәм хәрам эшләрдән тыелу тора. “Минем күңелем чиста, мин кеше рәнҗетмим ,садака бирәм, кешеләргә булышам”- дип йөрү генә җитми. Бу – үзең өчен бу дөньяда кала торган гамәлләр.Аллаһ әмерен үтик- намаз укыйк,динебезгә кайтыйк. Әле соң тугел!


Роза Кашапова ( Латыйпова). Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләр җитәкчесе , “ Түбән Кама әниләре “ оешмасы рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:41
Кояш чыга
7:53
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100