Бүген Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан оештырылган “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кунаклары башкалабыздагы Баруди эзләре буйлап йөрделәр.
Конференциянең бүгенге көне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Яңа татар бистәсендәге Татар зиратына җирләнгән мәшһүр дин әһелләре каберләрен зиярәт итүдән башланды. Дин әһелләре Галимҗан Баруди һәм башка дин галимнәре рухына багышлап догалар кылдылар. Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына төрле елларда динебез һәм милләтебез өчен зур хезмәт куган мәшһүрләребез күмелгән.
Галимнәр өйләгә кадәр КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенә барып, Г. Барудиның китапларын һәм кулъязмаларын карадылар.
Шулай ук “Ярдәм” мәчетендә булып, анда алып барылган социаль эшләр белән таныштылар. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә шәкертләр белән аралаштылар.
Тарихи сәхифәләрне барлаганнан соң төрлле илләрдән җыелган галимнәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үткәрелүче Болгар ислам академиясенә кагылышлы сөйләшүгә җыелдылар.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 17-18 февральдә Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “Россия мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.
Халыкара конференциядә күп сандагы мәртәбәле кунаклар катнаша. Алар арасында чит ил дин белгечләре, шулай ук Россия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Крым диния нәзарәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре бар.