26 нчы февраль көнне Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәчетендә вәгазь кичәсе булып узды. Вәгазьне Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде. Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә ир-ат һәм хатын - кыз хаклары турында аңлатып үтте. Бүгенге көндә балалар тәрбиясенә кагылышлы файдалы һәм зыянлы гамәлләр турында сөйләп узды.
Вәгазь тыңларга 100дән артык кеше җыелды. Алар арасында балалар да бар иде. Хәзрәт белән очрашуга якындагы авыл имамнары да килгән иде.
Кичәне йомгаклап, Балтач авылы имамы Фердинант хәзрәт халык исеменнән Җәлил Фазлыевка эчтәлекле вәгазе өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм мондый күркәм очрашуларның дәвамлы булуын теләде. Очрашу, сый нигъмәтләргә бай чәй табыны артында, Коръән уку белән тәмамланды.