Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Көньяк-көнчыгыш казыяте имамнары җыелышында катнаша. Очрашу Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә уза.
Чара кысаларында "Зәкят" хәйрия фонды, "ТР МНД Хаҗ" программасы һәм "Хәләл" стандарт комитеты вәкилләренең чыгышлары да көтелә. Сәфәрдә мөфти хәзрәтләре белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
Бүгенге көндә Әлмәт районында 37 мәчет һ0м бер мәдрәсә эшләп килә. Шәһәрдә яңа ике мәчет төзелеп килә.