Ирек хәзрәт Җиһаншин: Мескеннәр рәхмәтләр әйтеп, аз гына игътибардан да үсенеп китәләр

01 март 2017 ел 10:10
Ирек хәзрәт Җиһаншин: Мескеннәр рәхмәтләр әйтеп, аз гына игътибардан да үсенеп китәләр

28 февральдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Әлмәт мөхтәсибәте көньяк-көнчыгыш казыяте имамнары җыелышында катнашты.  Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә узган әлеге очрашуда сөйләшү, дини сорауларны ачыклаудан торды. Шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оешмалары үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. "Зәкят" хәйрия фонды хакында аның җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин  җиткерде.

Ирек хәзрәт, авыр икътисади шартлар булуга карамастан, 2016 елда “Зәкят” фонды аша мохтаҗларга шактый ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. “Фонд үзенең барлык эш юнәлешләрен саклап кала алды һәм яңаларын да үзләштерде. Мисал өчен, 2016 елдан башлап без авыру балаларның дәвалау курслары өчен түли башладык. Бүгенге көндә бу юнәлешне фонд үзе өчен төп максат итеп алды. Үткән ел дәвамында 39 авыру баланы дәвалау өчен акча җыеп клиникаларга күчердек. Авыру сабыйларга һәрдаим ярдәм кирәк, аларга ата-аналары акча җиткерә алмый. Безнең ярдәмгә  бик шатланалар. Моннан тыш, 2016 елда бушлай кием-салым тарату пунктын эшләтеп җибәрдек. Ул Казанның Лобачевский урамы, 6-27нче йортта урнашкан. Күпбалалы, яки мохтаҗ гаиләләр арасында бу пунктка ихтыяҗ зур булып чыкты. Шулай ук атна саен мохтаҗлар өчен хәйрия ашларын үткәрүне дә башлап җибәрдек. Һәр җомга көнендә урамда яшәүче йөзләгән фәкыйрьләргә махсус тартма – ланч-боксларга тутырып кайнар ризык таратып, аларга үгет-нәсихәт бирәбез, эшләргә, хәмерне ташларга, туры юлга басарга өндибез. Мескеннәр рәхмәтләр әйтеп, аз гына игътибардан да үсенеп китәләр”, - дип сөйләде ул.  

Билгеле, мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итү аеруча бәйрәмнәрдә активлаша. Узган ел “Зәкят” фонды аша Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга һәм социаль учреждениеләргә барлыгы 3,7 тонна корбан ите өләшенде.  Ярты меңгә якын кешегә, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә Изге Рамазан ае уңаеннан  бушлай күп санда ризык тутырылган пакетлар таратылды.

Әлбәттә, хәйрия ул - күмәк эш. Күмәк рәвештә алып барганда аның нәтиҗәләре дә күбрәк була. Ирек хәзрәт тә чыгышында бу мәсьәләгә игътибар юнәлдерде.  “Аллага шөкер, хәйрия эшчәнлегендә безнең фикердәшләр һәм партнерларыбыз булып “Яңа гасыр” телеканалы, “Азан” радиосы, “Ислам-тудей” порталы, “Азу” һәм “Киш-миш” рестораннары  һәм бөтен Россия буйлап сибелгән, хәтта чит илләрдә яшәүче күпсанлы иганәчеләр тора. "Манзара" тапшыруы безгә ярдәм сораучы авыру балалар хакында сөйләргә бик булыша. Әлеге тапшыруны карап та булышырга теләүчеләр арта. Татарстан районнары мөхтәсибәтләре белән дә эшлибез. Бүген менә Әлмәт мөхтәсибәте белән хезмәттәшлек итү турында килешү кордык. Биредә дә мохтаҗларга көндәлек кирәк әйберләр өләшү пунктын оештырганнар. Атна саен төрле районнарга барып, җомга вәгазьләрен үткәрәбез, зәкят чыгару, хәер бирү әһәмияте турында сөйлибез. Районнарга баргач, балалар йорты кебек социаль оешмалар турында да онытмыйбыз. Кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәбез, азык-төлек булсынмы ул, кием, финанс яктан бүленеп биргән акчамы... Ярдәм акчалата гына түгел, азык-төлек, кием-салым биреп тә, ниндидер хезмәтләр күрсәтеп тә башкарыла ала”, - диде ул.

Пәйгамбәребезнең хәерчеләргә, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакырган хәдисләрендә әйтелгән: “Ярдәм сораучылар - Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр. Сәдака бирү бәла-казадан саклый”. Юкка гына бер рәхмәт мең бәладән коткара дип әйтмиләр. Халкыбызда исә шундый гадәт кергән, аз гына ярдәм күрсәтүчегә дә: “Изгелегең үзеңә йөзе белән әйләнеп кайтсын”, - дип, дога кылалар.  

Шуны да әйтергә кирәк, www.zakyatrt.ru сайтында фондның барлык керем һәм чыгымнары, оешмага мөрәҗәгать итүчеләр белән танышырга мөмкин. Шулай ук сайтта ярдәм итү юллары да күрсәтелгән:

1. 7715 номерына САДАКА сүзен язып смс хәбәр юлларга.

(Мәсәлән, САДАКА 300. Смс со словом САДАКА и суммой пожертвования на номер 7715. Например, САДАКА 300)

2.Сәдаканы “Зәкят” хәйрия фондына банк аша күчерү.

Реквизитлар:

Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

Белешмәләр өчен телефон:

(843) 225-33-22  fondzakyat@yandex.ru

Айзирәк Гәрәева,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

*** ***

Размышления о вере. Путь к исламу. "Садака" [baytalhikma.ru]

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы