Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Мөфтине Балтач имам-мөхтәсибе , баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев каршы алды. Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланды.
Бүгенге көндә 40 кешегә исәпләнгән пансионатны реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.
Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр кыла. Хәзрәтләрнең үзәк мәчеттә имамнар җыелышында катнашулары көтелә. Балтачта имамнар җыелышы һәр айның пәнҗешәмбе көнендә авыл хәзрәтләре, мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашында семинар итеп уздырыла.