Җәлил хәзрәт: Бер имам шәһәр мәчетендә охранада торсам торам, авылда калмыйм дип, качты...

02 март 2017 ел 17:51
Җәлил хәзрәт: Бер имам шәһәр мәчетендә охранада торсам торам, авылда калмыйм дип, качты...

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кылды. Мөфтине Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев каршы алды. Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы имам-мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да барды.

Бала чактан дин белсеннәр

Сәфәр Балтач районының Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланды.

Бүгенге көндә биредә башлангыч мәктәп бинасын пансионат итеп реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта  бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.

Җәлил хәзрәт мөфтине төзекләндерү эшләре белән таныштырды. “Без бирегә дингә мәхәббәте булган 40лап бала җыярга телибез. Алар көндез Бөрбаш мәктәбендә укып, биредә яшәячәкләр. Шушында Коръәнхафизлар чакырып, динебезне өйрәтергә телибез”, - дип сөйләде ул. Әлеге төзекләндерү алып барылган бинаның мәйданы бер меңгә якын квадрат метр тәшкил итә.

Монда, шактый күләмле һәм чыгымлы төзелеш эшләре башкарыла. Алга таба аның тирә-юнендә балалар өчен махсус мәйданчыклар булдыру да каралган. Балаларга динебез кушканча тәрбия бирүне күз алдында тоткан пансионат төзелешенә ярдәм итеп һәр кем үз өлешен кертә ала.   

Ни генә килеп чыкса да, мөфтияткә барабыз

Төзелештән соң хәзрәтләр Балтачның үзәк мәчетенә килделәр. Дистә еллар дәвамында инде Балтачта имамнар җыелышы һәр айның  пәнҗешәмбе көнендә авыл хәзрәтләре, мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашында семинар итеп уздырыла. Бүгенге җыелыш мөхтәсибәт имамнарының эшләре белән танышуга һәм 17 апрельдә узачак ТР МДН Корылтаена әзерлек мәсьәләләренә багышланды. Җыелышка кадәр мәчеттә оештырылган  балалар бакчасына йөрүчеләр янында да булырга өлгерделәр.

Җыелышта баш казый, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт 17 апрельдә узачак Корылтайда районнан 35 имам катнашачагы хакында җиткерде. Узган дүрт елның тыныч һәм хәвеф-хәтерсез узуына шатлануы хакында сөйләде.

“Без Камил хәзрәтне мөфти итеп чираттан тыш уздырылган корылтайда сайладык. Хәзер менә, Аллага шөкер, чираттагы корылтайга әзерләнәбез. Камил хәзрәтне яшь дип әйтүчеләр дә булды. Яшьлек иң тиз үтә торган кимчелек инде ул. Менә шушы дүрт елда дини эшләребез уңай барды. Минем уйлавымча, нәзарәтләрнең төп вазыйфасы ул, урыннардагы  мәхәлләләргә  дин эшен алып барырга мөмкинлек тудыру.  Аллага шөкер, бүген бөтен мөмкинлекләр бар. Мәдрәсәбездә 200 дән артык шәкерт укый. Авылларда укулар алып барыла. Ни генә килеп чыкса да, мөфтияткә барабыз. Мәчет төзелешләре дә бара. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә, шөкер итегез, шөкер итсәгез нигъмәтләремне  артырып бирермен, ди. Бүгенге көндә тыныч кына дини эшләребезне алып баруга мин бик сөенәм”, - диде ул.

Балтачлылар сөйләвенә караганда, Балтачта элеккеге заманнарда әле ике мәчет эшләп килгән булган. Бүгенге заманга кайтсак,  район үзәгендә быел җәй көне дүртенче мәчет ачарга җыеналар. Узган ел 7 апрельдә “Ислам нуры” мәчетен ачканнар. Җәй көне “Балтач нуры” мәчетен эшләтеп җибәрү көтелә. Кыш көне дә биредә эш туктап тормагын, электр, җылылык керткәннәр.

Баш казый үзенең чыгышында нәзарәт тарафыннан дини эшләрдә актив катнашучы яшьләргә грантлар тапшырылуына рәхмәтен белдерде. “Камил хәзрәт мөфти булып килгәч әлеге грантлар бирелә башлады. Балтачтан барлыгы 17 кеше алды. Алар - яшь имамнар, мөгаллимәләр бик аз гына акчага динебез өчен тырышалар. Грант алгач та китеп бармадылар, хәзер дә эшләүләрен дәвам итәләр. Аларга бу грант бик зур ярдәм булды. Барысы исеменнән мөфтигә рәхмәтемне белдерәм”, - диде ул.

Үз чиратында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин авыл имамнарына динебезгә, милләтебезгә хезмәт итүләре өчен Аллаһының рәхмәте булсын дип теләде. Мөселманнар арасында төрле фикерләр  уяткан мәсьәләләрне аңлатты. “Без динебезне сакларга һәм Ислам өйрәтүләренә таянырга тиешбез.  Алга таба да Раббыбыз эшләребезне уң кылсын”, - диде.  Аннары күп еллар дәвамында динебезгә хезмәт иткән хәзрәтләргә нәзарәтнең һәм мөхтәсибәтнең бүләкләрен тапшырды.

“Халкыбызга хезмәт өчен” медале - авыл имамына

Шуны да әйтергә кирүк, мөфти бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән 20 еллап авыл имамы булган, 90 яшен каршылаучы Шамил Гариф улы Гариповны бүләкләде.   “Халкыбызга хезмәт өчен” медале халкыбыз һәм динебез өчен кылынган олуг хезмәтләр өчен бирелә. Шамил хәзрәт үзе: “Хәерле гомер бирсә, әле мәчеткә йөрибез. Ходай сәламәтлек бирсен”, - дип шөкер кылды.

Җәлил хәзрәт әйткәнчә, авылда имам булып тору җайлы эш түгел. Чөнки авыл имамы һәрвакыт халык күз алдында. “Бездән бер яшь имам Казанның берәр мәчетендә охранада торсам торам дип, качты. Халык белән эшләү бик күп көч, сабырлык сорый шул ул. Бер мисал китерәсем килә. Борнактан  Нәкыйп абый урыны, оҗмахта булсын, алты ел мәчеттә намазны берүзем укыдым, ди торган иде. Күз алдына китерегез! Үзе киткәндә 14ләп  кеше йөри. Берәр яшь егет берүзе утырып карасын әле мәчеттә, хәзер түземлеге бетә”, - дип сөйләде ул.

Балтачтагы очрашуда мөфтидән соң авыл имамнары үзләренең эшләре хакында сөйләделәр. Шулай ук  мөхтәсибәтнең “Намаз уку”, “Коръән уку” конкурслары уздырачагы һәм башка чаралар хакында җиткерелде.

Сөйләшү дога кылу һәм җәмәгать булып намаз уку белән тәмамланды.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы