1 март көнне Югары Ослан авылының "Салихҗан" мәчетендә мөхтәсибәт җыелышы булып узды. Бу җыелышта район мөхтәсибе Гали хәзрәт 17 апрель көнне булачак корылтайга Югары Ослан мөхтәсибәтеннән делегатлар тәкъдим итү, зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга игьтибарны арттыру турында искәртеп китте, мәчетләрнең җир һәм биналары буенча хокук язуларын төгәлләү мәсьәләсе дә каралды.
Җыелыш Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәткә мөхтәсибәт чараларында актив катнашканы һәм туган көне уңаеннан бүләк тапшыру, өйлә намазы һәм төшке аш белән тәмамланды.