Мөфти Женевада БМО сессиясендә катнаша

07 март 2017 ел 10:30
Мөфти Женевада БМО сессиясендә катнаша

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша.

Әлеге чара дөньяның хөрмәтле иҗтимагый-сәяси вәкилләрен җыя. Россиянең мөселман өммәте исеменнән Татарстан мөфтие катнаша. Мөфтинең Татарстанның динара һәм милләтара тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм бу тәҗрибәне таныту максатыннан сессия кысаларында үткәрелүче күп чараларда катнашуы, чыгышлар ясавы көтелә.

Халыкара чарада  дөньякүләм җәмәгатьчелеккә Россиядәге һәм төбәкләрдәге вәзгыять, кеше хокукларын саклауда Россия кулланган адымнар хакында дөрес мәгълүмат җиткерү зур әһәмияткә ия.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы