Татарстан мөфтие Берләшкән милләтләр оешмасы сессиясендә чыгыш ясады

07 март 2017 ел 16:19
Татарстан мөфтие  Берләшкән милләтләр оешмасы сессиясендә чыгыш ясады

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сессиянең чираттагы көнендә катнашты һәм чыгыш ясады. Мөфти халыкара чарада  дөньякүләм җәмәгатьчелеккә Россиядәге һәм төбәкләрдәге вәзгыять, кеше хокукларын саклауда Россиядә тормышка ашырылган чаралар хакында мәгълүмат җиткерде. Аерым алганда ул, ​Татарстанда алып барылган динара һәм милләтара вәзгыятьне яктыртты.

Үзенең чыгышында хәзрәт: “Бүгенге дөнья глобаль, безне башка конфессия вәкилләрен борчыган проблемалар да борчый, чөнки алар мөселманнарга да кагылырга мөмкин. Мәсәлән, Европада исламофобия барлыкка килү. Без төрле, безне Аллаһы Тәгалә шулай төрле итеп яраткан.  Без бу дөньяда бер  йортта яшәгән кебек, шуңа күрә һәр сорауны тыныч юл һәм килешүләр нигезендә хәл итү мөһим. Татарстанга килегез һәм сез төрле диннәрнең үзара тату яшәвен күрерсез. Казан Кремлендә чиркәү белән мәчет рәттән тора. Яки иске татар бистәсендә мәчеттән ерак түгел яһүдләр мәктәбе эшләп килә... Бездәге тынычлык, татулык җитәкчеләр алып барган акыллы сәясәт нәтиҗәсе”, - дип сөйләде.

Әлеге дөньяның хөрмәтле, билгеле иҗтимагый-сәяси вәкилләрен җыйган чара - Кеше хокукларын яклау советы сессиясе 27 февральдә башланды һәм дүрт атна дәвам итә.

Сессия ачылышында БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш: “Кеше хокукларын - сәяси, икътисадый, иҗтимагый, мәдәни хокук мәсьәләләрен “яңадан соң”га калдырырга ярамый.  Кеше хокуклары безнең тормышыбызның һәм гамәлләребезнең аерылмас бер өлеше. Шуңа күрә дә без аларны икеле стандартлар кулланмыйча якларга тиеш”, - дип ассызыклады.

Камил хәзрәт БМО оешмасы тарафыннан уздырыла торган рәсми чараларда дүртенче мәртәбә катнаша.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы, БМО — дөньяда тынычлык һәм иминлекне саклауны үз максаты итеп куйган халыкара оешма. Шулай ук дәүләтләр арасында элемтәләрне үстерүгә көч куя.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы