Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең мөселман өммәте исеменнән Женевада (Швейцария) Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша. Әлеге чара дөньяның иҗтимагый-сәяси вәкилләрен, дини лидерларны җыйды.
7 мартта сессия кысаларында “Үзара хөрмәт һәм тыныч яшәү - динара тынычлык һәм тотрыклылык шарты” дип аталган конференция уздырылды. Әлеге чараны оештыручылар: Россия, Әрманстан, Ватикан һәм Ливан. Чарада «Всемирный русский народный собор» халыкара иҗтимагый оешмасы вәкилләре, галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, журналистлар катнашты. Әлеге сөйләшүдә шулай ук Бразилия, Венгрия, Греция, Испания, Кипр, Сербия һәм Хорватия делегацияләре булды.
Россия мөселман өммәте хакында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады.
Конференциядә катнашучылар традицион диннәргә янаган куркынычлар һәм аларга каршы тору юллары хакында фикер алыштылар. Күпконфессияле илләр тәҗрибәсе тикшерелде. Экстремизмга каршы үтемле профилактика чарасы буларак, халык арасында дини гыйлемне арттыру ассызыкланды. Төрле дин нигезләрен яхшы белү экстремизм идеологиясе капканына эләгүдән саклавы хакында әйтелде.
Шулай ук төрле диннәр арасында диалог кору һәм тынычлыкны саклау максатыннан берләшү, дин тоту хокукын саклау мөһимлеге җиткерелде.