Җомга вәгазе. Дин һәм зәгыйфьләр

10 март 2017 ел 11:30
Җомга вәгазе. Дин һәм зәгыйфьләр

10 март вәгазе, Җөмадәил-ахыр аеның 11 нче көне, Һиҗри исәп буенча 1438 нче ел

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә үзенең китабы Коръәни Кәримдә әйтә: «Ий кешеләр, без сезләрне ир вә хатын итеп халикъ кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык, бер- берегезне аерып танымаклылыгыз өчен, тәхкыйк, сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлеләрегез Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучыгыздыр, Аллаһ белүче һәм һәр эшегездән хәбәрдар». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:13

Һәр адәм баласының, һәр хайванның, хәтта бөҗәкнең дә бу дөньяга килүенең бер хикмәте бар. Бу галәмнең, бу мәхлукатларның барлыкка килүенең хикмәтен Аллаһ Үзе генә беләдер. Без бу дөньяга килгәнбез икән, арабызда төрлеләребез бар. Беренчедән, Аллаһ ир һәм хатын җенесенә, төсләргә бүлгән: ак тәнлеләр, сары тәнлеләр, кара тәнлеләр, кызыл тәнлеләр бар. Һәм Аллаһ Тәгалә адәм балаларын башка төрле юнәлештә дә бүлгән: акыл, зирәклек, гыйлем, зиһен тарафында; бер төрле халикъ кылмаган. Әлбәттә, берәүләргә Ул гыйлемне аз биргән, галимнәргә исә күп биргән. Коръәни Кәримдә Мөхәммәдкә  әмер кылып әйтә:

«Әйт сораучыларга, барча гыйлем Аллаһ тарафында, мин фәкать сезләрне кисәтүче генә һәм туры юлга өндәүчедер». «Мүлек / Патшалык», 67:26

Кемнеңдер фәнгә сәләте зур, икенче берәүнең исә физик эшкә мөмкинчелеге зур, башка берәүгә Аллаһ Тәгалә тискәре сыйфатлар биргән. Әгәр дә акылны эшләтеп карасак, адәм баласының ак булуында, икенче берәүнең кара булуында нинди хикмәт ята икән? Берсе бер телдә сөйләшеп, икенчесе икенче бер телдә сөйләшүенең фәлсәфи ягын уйласак, нинди хикмәте бар икән? Ни өчен? Мисал: Аллаһ Тәгалә безне татар милләтеннән халикъ кылган, икенчеләрнең исә гарәп, инглиз, төрек яки башка әһелдән булуының сәбәбе нәрсәдә дисәк, монда Аллаһы Үзе генә беләдер, кемгә нинди телне, нинди җенестә һәм нинди милләттә халикъ кылуын. Коръәндә әйтелә: «Сез башта бер өммәт идегез», – дип, һәм «Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аятендә әйтә: «Литәгаррафү» – ягъни «мәгъруф» дигән сүз ул гарәп телендә бер-береңә ярдәм итүне аңлата. Бу милләт, бу халык бер-берсенә ярдәм итеп яшәсеннәр өчен, төрле милләт итеп халикъ кылдым, ди Аллаһ Тәгалә. Адәм р.г. үзе 700 гә якын тел белсә дә, аның уллары бер телдә сөйләштеләр, аннары аның нәселе җир йөзенең башка почмакларына китеп, үзләренең җирле сөйләм телләре белән бөтенләй аталары Адәмнең р.г. теленнән ерагаеп, башка телләр пәйда булды. Менә шушы адәм балалары арасында бар сау-сәламәт бул- ганнары, бар авырулар, зәгыйфьләр һәм тумыштан гарипләр. Хәтта сау-сәламәт туып та, тормыш рәвешендә алган җәрәхәт яки башка төрле авыру сәбәпле гарип калганнары бар. Хикмәтенә төшеник, ни өчен Аллаһ Тәгалә берсенә саулык-сәламәтлек, икенчесенә авыру-сырхау, гариплек биргән? Берсенең йөзе күркәм, икенчесенә андый күркәмлек насыйп булмаган. Пәйгамбәребезнең хәдис шәрифе бар: «Аллаһ сезнең матур кыяфәтләрегезгә, байлыкларыгызга карамый, әмма ләкин сезнең кальбләрегезгә, вә гамәлләрегезгә карыйдыр», – дигән. Аллаһ Тәгалә рәхимле, шәфкатьле. Коръәннең «Фәләкъ» сүрәсе дә шушы сүздән башлана. Кайвакыт шундый сүзләр әйтәләр: ни өчен Аллаһ Тәгалә миңа гына биргән икән бу авыруны, яки бу тормыштагы авырлыкларны? Ни өчен менә фәләнгә Аллаһ Тәгалә малын да, исәнлеген дә биргән? Хәтта бит ул үз гомерендә бер «бисмилләһ» әйтмәгән кеше, йортына бер Коръән мәҗлесе ясап укытмаган, намазның барын да белмәгән, ә шул гөнаһка чумган бәндәнең тормышы гөрләп бара. Ә мин күпме генә гыйбадәттә, зикер-тәсбихтә булсам да, ник минем тән әгъзаларым сау- сәламәт түгел, ник мин сукыр, минем аягым юк? Менә, җәмәгать, нинди сораулар бар бит. Без бу авыруларның, авыр тормышта яшәүчеләрнең хәлләренә кереп, бу зәгыйфь иманлы бәндәләрнең йөрәкләренә үтеп, ошбу тормышның асыл-нигезен аңлатырга тиешлебез. Аллаһ Тәгалә Үзенең Китабында әйтә:

«Аллаһка кире кайтачак көннән куркыгыз! Соңрак Ул һәр җанга аның кәсеп кылганына карата бирер һәм алар рәнҗетелмәс тә». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:281

Без бу вакытлыча килгән дөньяга алданмыйк. Без бит бу дөньяга сыналу өчен килдек, адым саен, сәгать саен Аллаһы Тәгалә безне сыныйдыр. Әгәр без бу кыска тормышка дөнья чиге белән генә карасак, бу тормыш көннәрдән беркөнне үлем белән бетәчәк. Үлемнән соң булачак хисап көне хакында тирәнрәк фикер йөртеп уйласак, безнең язмышыбыз бу дөнья белән генә тәмамланмый. Җирдәге күзлек белән адәм баласы үзенең язмышын туганнан алып үлгәнчегә кадәр ди, әмма ләкин Аллаһ Китабыннан, Раббыбызның күзлегеннән караганда, безнең язмыш дәвам итә, мондагы гамәлләр өчен ахирәттә җавап бирәчәгебез бар. Бу адәм баласының 3 көнлек кунакханә дөньядагы яшәешенең бик кыска өлеше генә. Бу хәятнең кыска өлеше тәмам булгач, мәңгелек тормыш башлана. Тирәнрәк ка- расак, мәңгелек ахирәт тормышы белән чагыштырганда, безнең бу 50-70 еллык тормышыбыз секунд кебек тә булмас, Кыямәт көнне безнең бер көнебез 50 мең елга тиң булачак. Кемнәрдер бездән алданрак каберстан шәһәренә китә торалар, алардан соң безгә дә чират җитәчәк. Уйламыйк, бу үлде дә, мин мәңге калдым, дип. Мөхәммәднең хәдис шәрифен искә төшерик: «Барча ләззәтләрне кисүче үлемне еш искә алыгыз», – ди. Адәм баласына көндәлек тормышта гыйбрәтләр бик күп, әмма гыйбрәтләнүчеләр генә аз. Шуны онытырга ярамый: үлем ул күз белән каш арасында, артыбыздан күләгә кебек саклап йөри. Әгәр дә без бу тормышның сынауларына, авырлыкларына түзсәк яки сабыр итсәк, Аллаһ Тәгалә безгә ахирәт тормышында җәннәт нигъмәтләрен вәгьдә итә. Адәм балалары җәннәттәге иксез-чиксез нигъмәтләрне күргәч, дөньядагы кичергән барча михнәтне, кайгы-хәсрәтләрне онытырлар, ди Мөхәммәд . Хәтта әйтерләр икән: без кире дөньяга кайтып, тәннәребезне кайчылар белән кисәргә әзербез, дөньядагы авырлыкларны кичереп, бу җәннәткә керер өчен, дип. Дөньялыкта кәеф-сафа корып, Аллаһыны танымыйча яшәүче иң бай бәндәләр, иң матур тормышта яшәүче кешеләр дә, җәһәннәмдәге газапларны күргәч, дөньяда кичергән ләззәтләрен бер секундта онытырлар. Шуңа күрә Аллаһ адәм баласын халикъ кылганда бу дөнья белән генә түгел, ә киләчәктәге ахирәт тормышы белән аңа язмыш кылган. Бала туганда ук инде аның ахирәте язылган. Аллаһ Тәгалә адәм баласына бу дөньяда төрле халәт биреп, ахирәттә бөек дәрәҗәдә булуларын телидер. Бу дөнья тәмамлангач, киңрәк күләмдә ахирәт тормышы бар. Дөнья тормышы ул чүлмәккә ике тишек ясап, шуннан ка- рауга тиң, ә ахирәт тормышы исә – шул чүлмәктән чыгып, бөтен дөньяны киң масштабта күрү. Шуңа күрә һичкайчан онытырга ярамый: җәннәт вә җәһәннәм бар. Җәннәт юлы авыр юл, са- бырлык һәм түземлек, иман һәм гыйбадәт юлы. Җәһәннәм юлы җиңел, ул нәфес артыннан ияреп, гыйлемсез, имансыз, намазсыз булудыр. Аллаһ Тәгалә менә бу сабырлык кылып, авырлык кичергән адәм баласына якын. ИншәАллаһ, сабырлыклары белән Аллаһның биргән язмышына риза булсалар, аларга җәннәт юлы җиңел булыр һәм алардан Аллаһы разый булыр. Моның хакында Коръәндә һәм Мөхәммәднең хәдис шәрифләрендә күп әйтелә. Шуңа күрә белеп булмый бит, бөтен тән-әгъзалары да, күзе дә, йөрәге дә сәламәт булып та, Аллаһыны танымыйча яшәүче бәндәләр җәһәннәм утында мәңге янмаслармы? Аллаһ Үзе сакласын! Әмма шушы гариплеге белән дә, сукыр булып, кояш нурын күрә алмаган яки кулы-аягы юк, башка әгъзалары авыру булу сәбәпле бу дөньяның рәхәтен, шатлыгын күрә алмаган адәм баласы йөрәгеннә: «Йә Раббым, миңа бирдең шушы язмышны, сабыр итәм Синең җәннәтең өчен», – дигәндә, Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә аңа да урын әзерләгәндер, ул җәннәт әһелләреннән булыр, иншәАллаһ!

Аллаһ Тәгалә сынауны теләсә кайсы бәндәгә төрлечә бирә. Кемнең тормышында авырлыклар күп булды, бәлки аңа җәннәтнең түредер, тормышы җиңелрәккә түбәнрәк дәрәҗә булуы мөмкин. Шуңа күрә зәгыйфь, авырулар Аллаһының сынавында икәнлеген онытырга ярамый. Шушы сынавы белән ахирәт бәхетен теләвен аңласыннар иде. Аллаһка кайтып гыйбадәт кылсалар, бу дөньяда авыр тормышта яшәп, ахирәттә аларга җиңел булыр. Аллаһ көчлерәк булуыбызны теләп, безгә авырлыклар бирә. Су-кыр кешенең җәннәттә күзләре күрәчәк, чатан кеше төз аяклы булачак, авыру кеше сәламәт булыр, җәннәттә һич кайгы һәм хәсрәт булмас. Аллаһыдан сабырлык сорыйк. Бу Аллаһының хикмәтен аңласак иде. Мөхәммәд мохтаҗларга, мәзлумнарга бу дөньяда бөеклек бирә: «Куркыгыз рәнҗетелгәннәр догасыннан, аларны кыерсытмагыз, аларның догаларында пәрдә юк,» – дигән.

Мөхәммәдтән сорадылар: «Кемнең тормышы иң авыр?» – дип. Ул әйткән: «Пәйгамбәрләрнеке, алардан соң аларга якын булган кешеләрнеке, Аллаһка якынайган саен сынау зурая». Икенче яктан караганда, сәламәт кешеләр өчен авыруларда гыйбрәт бар. Үзебезгә бирелгән сәламәтлегебезгә шөкер кылу кирәк. Әлхәмдүлилләһ, сәламәтлегем бар, дип, тел белән генә түгел, сәҗдәгә егылыйк. Аллаһы миңа ике кул, ике күз бирде, дип тә, адәм балалары сәҗдәгә егылмыйлар. Намаз укудан иблис кебек баш тарталар. Иблисне күп сөйлибез җәннәттән куылган дип, бер гөнаһы өчен, сәҗдә кылмаганы өчен, куылды иблис җәннәттән, ә бүгенге көндә күпме кеше үзен тәкәббер, бөек санап йөри. Иблис урынында түгелме икән болар? Сау-сәламәт булган вакытыбызда Аллаһка якынрак булыйк, безгә рәхәт вакытта Аллаһыга кулларыбызны күтәреп дога кылыйк, рухи байлыгыбызны арттырыйк, авырлыкка, кайгы-хәсрәткә сабыр булыйк, ахирәттәге бәхетебезне табыйк. ИншәАллаһ, мәңгелек тормышта Аллаһы Тәгалә җәннәт әһелләреннән булырга насыйп әйләсен. Аллаһының рәхимлеге киң, санап бе- тергесез. Аллаһ Тәгалә Үзенең Китабында әйтә: «Аллаһ – ярлыкаучы, рәхимле бит!» «Нур», 24:5

Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Буа районы «Мәлик» мәчете имам-хатыйбы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы