Бөгелмәнең үзәк мәчетендә район мөхтәсибәте оештырган “Яшь вәгазьче” конкурсы үткәрелде.
Коръән укудан башланып киткән чарада катнашучыларны имам-мөхтәсиб Рамил хәзрәт Хөснетдинов сәламләде. Ул катнашучыларга уҗышлар теләде.
Аннары сүз “Тәрбия” төркеменә йөрүче балаларга бирелде. Балалар татар телендә шигырьләр һәм сүрәләр сөйләделәр. Барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.
Конкурста түбәндәгеләр җиңү яулады:
“Иң яшь вәгазьче” (7-15 яшьлекләр) – Мансур Хөснетдинов
“15-35 яшьлекләр” – Шамил Садретдинов (1 урын), Илшат Сафин (2урын), Илдар Габдрахманов (3 урын);
“35-65 яшьлекләр” – Али Сахапов (1 урын), Илдар Фәрхетдинов (2урын), Рәйхан Гардиев, Равил Салихов (3 урын);
“Иң өлкән вәгазьче” – Габит Хәсәнов.