Мөфти Наталья Фишман белән социаль проект хакында сөйләште

13 март 2017 ел 16:30
Мөфти Наталья Фишман белән социаль проект хакында сөйләште

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән очрашты. Мөфтияттә узган очрашуда шулай ук “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм фонд хезмәткәре Алсу Җәббарова катнашты.

Фонд вәкилләре Наталья Фишманга «Мин һәм син» дип аталган яңа проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге проект паркларда физик мөмкинлекләре чикле булган өлкәннәр һәм балалар өчен мәйданчыклар булдыру хакында.

Мөфти сөйләшү барышында, фондның үзенчәлекле балаларга һәм гаиләләргә һәртөрле ярдәм күрсәтүне максат итеп куюы хакында җиткерде. “Кешеләр арасында толерантлык хисе дини өлкәдә генә түгел, гомумән, үзара мөнәсәбәтләр корганда сакланырга тиеш. Бу проект җәмгыятьтә  кешене сәламәтлегенә, яшенә, физик  мөмкинлекләренә карамыйча кабул итү мөһимлеген күрсәтә”, - диде ул.

Наталья Фишман үз чиратында, проектта күтәрелгән проблеманың актуальлеген ассызыклады. Алга таба аны тормышка ашыру өчен өйрәнү кирәклеген әйтте.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100