Саба мөхтәсибәтендә мөгаллимәләр хөрмәтләнде

14 март 2017 ел 10:18

Саба җәмигъ мәчетенә Аллаһы Тәгалә юлында армый-талмый хезмәт итүче, районыбыз мәчетләрендә дин сабаклары укытучы мөгаллимәләр чакырылып  хөрмәтләнде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов чарада катнашучыларны беренче яз бәйрәме белән тәбрикләгәннән соң, Исламда хатын-кызның хакы, җәмгыятьтәге урыны, ана буларак вазыйфалары  турында сөйләде һәм  районыбыздагы дини вәзгыятькә тукталып китте.

Саба мәчетендә инде озак еллар дини гыйлем бирүче остазбикә Расиха Нәҗметдинова, Рәсимә Рәхимова, Эзмәдән Мәдинә Исламова, Явлаштаудан Тәслимә, Гөлчәчәк, Иштуганнан Рәйсә, Сабабаштан Нәзирә, Шәмәрдәннән Вәсилә ханымнар үз мәхәлләләрендәге дини укуларның ничек оештырылуы турында бәян иттеләр. Алга таба Саба җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин, мөхтәсибәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алмаз Галимҗановларның чыгышлары тыңланды, чарада катнашучыларның сорауларына үтемле җаваплар бирелде.Гомумән, әлеге очрашу үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу кебек узды. Соңыннан хөрмәтле мөгаллимәләребез мул сыйлы бәйрәм табыны янына чакырылдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана