Актаныш мөхтәсибәтендә казыйларның күчмә утырышы үткәрелде

14 март 2017 ел 10:22
Актаныш мөхтәсибәтендә казыйларның күчмә утырышы үткәрелде

13 март көнне Актаныш районында  казыйларның күчмә утырышы булды. Киңәшмәдә Татарстанның баш  казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, төбәк казыйлары, район имамнары,  Актаныш, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Алабуга  районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Чара Коръән сүрәләрен уку белән башланып китте.

 Актаныш районы имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин чарада катнашучыларны районда Ислам дине торышы, район мәчетләренең эшчәнлеге белән таныштырды. Районда барлыгы 52 мәчет бар. 2016 елда 5 мәчет төзеп кулланышка тапшырылган. Югары Уръяды, Богады авылларында, өчесе Актанышның үзендә урнашкан.

Районда балаларга дини белем бирү алга киткән. 2016 елның җәй чорында район һәм авыл мәчетләрендә 200 гә якын бала дини белем алган. Руслан хәзрәт сүзләренчә, бала ярты гына сәгать булса да мәчеттә үткәрергә тиеш. “Бисмилля” сүзен әйтергә өйрәнергә, намаз укыган кешеләрне күреп үсәргә тиеш.  Шулай булган очракта ул җәмгыятькә файда китерүче кеше булып үсәчәк.

Шулай ук район имамнарына да һәр айның соңгы чәршәмбесендә белем арттыру дәресләре оештырыла. Бу килеп туган сорауларны хәл итәр өчен күп уңайлык тудыра.

Руслан хәзрәт Мортазин мондый очрашулар, дини чараларны уздыруда мөмкинлек тудырган өчен  район җитәкчелегенә  зур рәхмәтләрен җиткерде.

Соңрак үзенең эчтәлекле вәгазе белән Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Авыл җирлекләрендә эшләүче имамнарга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Актаныш муниципаль районы җитәкчесе Фаил Камаев  залда утыручыларга кайнар сәламнәрен, изге теләкләрен җиткерде, район мөхтәсибәтенең актив эшен билгеләп узды.

12 март көнне “Агыйдел” мәдәният йортында Җәлил хәзрәт Фазлыев халык белән очрашып, 2 сәгать буена барган гади, үтемле, аңлаешлы тел белән сөйләнгән вәгазе белән актанышлыларны сөендергән иде.


 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы