Югары Осланда вәгазь кичәсе

14 март 2017 ел 10:48
Югары Осланда вәгазь кичәсе

Югары Ослан мөхтәсибәте Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә сукырлар белән эшләүче һәм укытучы Фәнис хәзрәт Минвәлиев белән очрашу кичәсе үткәрде. Бу очрашуда авыл халкы, мәчет картлары , имамнар катнаштылар.

Фәнис хәзрәт үзенең вәгазендә дини тәрбия хакында төрле - төрле вакыйгаларны сөйләп аңлатты, күп санлы сорауларга җавап бирде. Үзенең хаҗ вакытында булган хикмәтле, күңелендә зур тәэсир калдырган мизгелләрне килгән халыкка ирештерде.

Ул Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә бөтенләй күрмәүче, ишетмәүче мөселман кардәшләребезне ничек Корьән укытырга өйрәтүләрен , алар белән нинди эшләр алып барулары хакында халыкка сөйләде. 

Әлеге чара район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәтнең  Фәнис хәзрәткә рәхмәт ирештерүе  һәм җәмәгать намазы белән  тәмамланды.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы