Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәр атнаның якшәмбе көнендә хаҗга багышланган дәресләр уздыра. Дәресләр җәмигъ мәчетендә сәгать 15.00-17.00 дә үткәрелә. Дәресләр хаҗга барырга теләүчеләр, изге сәфәргә чыгарга ниятләгәннәр өчен оештырыла. Исламның бишенче баганасы – хаҗ хакында, хаҗ гыйбадәтләрен кылу тәртипләре, быелгы хаҗ кылу үзенчәлекләре турында белергә теләүчеләр чакырыла.
Белешмәләр өчен телефон: 89600678030.