«Ярдәм» мәчете – башкалабыз Казанның иң яхшы архитектура корылмасы

14 март 2017 ел 10:17
«Ярдәм» мәчете – башкалабыз Казанның иң яхшы архитектура корылмасы

Башкалабыз Казанда шәһәрнең соңгы 5 ел эчендә төзелгән иң яхшы архитектура корылмасын ачыклау максаты белән үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Анда катнашкан 80нән артык төзелгән биналар арасыннан тышкы ягын төзекләндерү номинациясендә “Ярдәм” мәчете җиңеп чыкты. Әлеге бәйге халыкның тавыш бирүе ысулы белән уздырылды. Казанлылар конкурс сайтына СМС хәбәрләре җибәреп тә тавыш бирде.

Узган кичатнада Казан мэры Илсур Метшин кулыннан “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов “Казанның иң яхшы архитектура корылмасы” дигән истәлекле билге алуга иреште. Әлеге истәлекле билге “Ярдәм” мәчетенә шәһәрдәшләрнең нинди югары бәя бирүен кунакларга күрсәтү максатыннан, мәчеткә керү урынына урнаштырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы