Бу чара 9 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында узачак. Узган ел турнирда җөмһүриятебезнең 20 районыннан катнашканнар иде. Шулай ук Башкортостанның 81 мөселман спортчысы катнашты. 12 спорт мастеры көч сынашты.
Бу саннар ярышларның нинди дәрәҗәдә узуын ачык күрсәтә.
Турнирда фәкать намаз укучылар гына катнаша ала. Шуңа күрә алар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә узалар.
Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында шобага салу уздырыла һәм анда җиңүче турнирның иң олы бүләге - Олуг хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр мондый бәхет Әлмәт районы вәкиле спорт мастеры Руслан Нургалиевка елмайды. Ә калган җиңүчеләргә акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр аны Балтач районы командасы яулады. Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша ала. Рәхим итегез!