"Яңарыш" фонды утырышында Болгар ислам академиясе хакында сөйләштеләр

16 март 2017 ел 11:33
"Яңарыш" фонды утырышында Болгар ислам академиясе хакында сөйләштеләр

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр һәм административ советлары утырышы үткәрелде.

Утырыш Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә барды. Сөйләшүдә күп сандагы ведомство җитәкчеләре белән бергә дин әһелләре  дә катнашты. Аерым алганда, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башкалар булды.

Болгар ислам академиясендә алып барылган эшләр белән Дәүләт киңәшчесе урынбасары Татьяна Ларионова таныштырды. Ул хәзерге вакытта монтаж эшләре тәмамлануы хакында сөйләде.  “Уку корпусының, кампусларның фасадларын бизәкләү һәм эчке ягында төзү эшләре алып барыла. Без 2017 елның 1 сентябрендә Болгар ислам академиясендә укулар башлансын өчен барлык шартларны тудырабыз. Алга таба эшчәнлек Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте карамагында”, - диде.

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды тарафыннан 1 сентябрьгә барлык төзү эшләре башкарылып, биналар төзелеп, комплекс тулысынча әзерләп тапшырылачагы хакында әйтте. “Хәзерге вакытта җитәкчелек составын җыю бара. Бу бик катлаулы һәм мөһим мәсьәлә. Без бик зур юлга чыгабыз. Россиядә традицион ислам кыйммәтләренә туры килгән, аларны саклаучы ислам мәгарифе юк. Без традицион кыйммәтләрне саклаган тулы бер мәгариф системасын булдырырга тиеш”, - диде.

Мәгълүм булганча,  2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү  һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан мөселманнарның "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү инициативасы хупланды.

2016 елның 21 маенда  дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашында Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы уздырылды.

Агымдагы елның 21 маенда Болгар ислам академиясен ачу һәм 1 сентябрьдән укулар башлау ниятләнелгән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы