Мөфти хатын-кызлар колониясендә булды

16 март 2017 ел 13:38
Мөфти хатын-кызлар колониясендә булды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чувашиянең Козловка шәһәрендәге 5нче хатын-кызлар төзәтү колониясендә булды. Тоткыннар белән шулай ук аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, ТР буенча ҖҮФХ җитәкчесе урынбасары Рафаил Дәүлиев, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте “Гөлистан” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Җамалетдинов очрашты.

Дин әһелләре колониядә тоткыннар өчен тудырылган шартлар белән таныштылар, намаз бүлмәсендә, китапханәдә булдылар. Әлеге намаз бүлмәсенә 20ләп тоткын хатын-кыз йөри. Китапханә фонды 12,5 мең экземпляр китап тәшкил итә. Татарстан мөфтие китапханәгә “Хузур” нәшрият йортының  дини китапларын һәм ТР МДН бастырган 12 комплект Коръән бүләк итте.

Моннан тыш мөфти тоткыннарга дини кыйммәтләр хакында җиткерде. Исламның төп дини гыйбадәтләрен аңлатты. Тәүбәгә килү һәм Аллаһы Тәгаләнең кичерү хакында вәгазь сөйләде. Рухи яктан нык, әхлаклы булырга һәм тормыш авырлыкларына бирешмәскә чакырды.

Тоткын хатын-кызлар күп сандагы сораулар бирделәр. Алар төрмәдә дин тотуга кагылышлы иде. Камил хәзрәт киләсе юлы аларга Коръәннең 12 нче сүрәсен тәфсир кылырга вәгъдә кылды. Анда сүз Йосыф пәйгамбәрнең  Мысыр хакименең хатыны гаепләве аркасында берничә ел төрмәдә утыруы турында бара.

Козловка төрмәсендә Чувашия, Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән  800ләп хатын-кыз утыра. Шуларның 77 се Татарстаннан.

Төрмәләр белән эшләү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлеше. Җәзаләрне үтәтү  федераль хезмәте белән берлектә даими рәвештә ислам буенча вәгазьләр сөйләнелә, Коръән уку буенча конкурслар, дини бәйрәмнәр уздырыла. Моннан тыш нәзарәт төрмәләрне хәнәфи мәзхәбе китаплары белән тәэмин итә. Шулай ук төрмәләрдә атна саен имамнар тоткыннар белән очраша. ТР МДН инициативасы һәм ҖҮФХ ярдәме белән Татарстанның барлык төзәтү учрежденияләрендә мәчетләр һәм намаз бүлмәләре эшли, рамазан аенда хәләл туклану оештырыла. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:38
Кояш чыга
7:49
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:12
Ахшам намазы
16:03
Ястү намазы
17:52
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100