"Госмания" мәктәбендә Лев Толстой әсәрләре хакында сөйләштеләр

16 март 2017 ел 15:21
"Госмания" мәктәбендә Лев Толстой әсәрләре хакында сөйләштеләр

Бүген “Госмания” урта белем бирү мәктәбендә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында дәрес-конференция үткәрелде.  Дәрес  танылган рус язучысы Лев Толстой әсәрләрендә күтәрелгән әхлак мәсьәләләренә багышланды. Мәктәп укучылары чиратлашып әсәрләрдән өзекләр укыдылар.

Рөстәм хәзрәт балаларга ислам нигезләре һәм әхлак хакында нәсихәтләрен җиткерде. Тырышып укып, тәртипле, әдәпле, әхлаклы балалар булып үсүләрен теләде.

Укучылар конференциясендә шулай ук мәктәп директоры Илсур Фатыхов, имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Зарипов һәм башкалар катнашты.

Муса Бигиев урамында урнашкан мәктәптә 129 бала белем ала. Аларга дөньяви белемнәр бирелә,  “Нур -Ислам” мәчете мөгаллимнәре Коръән, гарәп теле, әхлак, фикһ буенча факультатив дәресләр алып баралар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:03
Кояш чыга
7:07
Өйлә намазы
12:00
Икенде намазы
14:54
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100