16 март көнне Югары Ослан мәчетендә татар галиме Галимҗан Баруди хәзрәтләренә багышланган кичә уздырылды. Бу кичәдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, татар теле укытучылары, гимназия һәм урта мәктәп укучылары катнашты.
Кичә Корьән аятьләрен уку белән башланып, китапханә хезмәткәрләренең Галимҗан Баруди турында чыгышлары, район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншинның Ислам дине турында вәгазе белән аралашып барды.
Кичәнең икенче өлеше укучы балаларның 2 төркемгә бүленеп, Галимҗан Барудиның тормыш юлына багышланган викторинада катнашуы белән дәвам итте. Иң зур балл җыючылар Югары Ослан гимназиясе укучылары булды. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар.
Беренче урында - Мусина Рәлинә һәм Мөхәмәтҗанов Динар, икенче урында - Алекперова Светлана белән Гарафутдинов Айзат, өченче урында - Хәйруллина Ләйсән алды. Барлык катнашучылар да бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чара һәм викторина җәмәгать намазы уку һәм төшке аш белән төгәлләнде.