Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсенең 25 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды

20 март 2017 ел 11:05
Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсенең 25 еллыгы уңаеннан фәнни-гамәли конференция узды

18 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Социаль процессларны тотрыкландыруда исламның роле” дип аталган икенче халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Конференция мәдрәсәнең 25 еллыгына багышланган иде.

Әлеге чарада катнашучыларны сәламләп мәдрәсә директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли чыгыш ясады. Хәзрәт бердәмлекнең һәм дини гыйлемнең мөһимлеген аңлатты.  “Без өйрәнә торган бөтен дөньяви һәм дини фәннәр, шул фәннәрдән өйрәнелә торган барлык закончалыклар асылда Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгәннәр һәм алар бөтенесе бергә Ислам динен тәшкил итәләр. Ислам динен гыйбадәт кысаларында гына бикләп тоту һәм дөньяви белемнәрне, дөньяда бара торган техник һәм технологик процессларны Ислам диненнән аерып карау хаклыкка туры килми. Мондый караш һәм бу карашка нигезләнеп алып барыла торган юл фәкать җәмгыятьнең тотрыксызлыгына гына китерә. Дөньяда бара торган төрле вакыйгалар бу фикернең дәлилләре булып тора. Кешелекне бер бөтен җәмгыять итеп карасак, ул бүген үзәк нерв системасы өзелгән җан иясен хәтерләтә. Фетнә булмаган ил юк. Һәрберсе аерым, араларда бердәмлек юк. Һәрберсендә аерым хәрәкәт бара. Әмма ул хәрәкәт халыкларның берләшүенә түгел, бәлки таркаулыкка, үзара читләшүгә алып бара. Һәм безнең шушы кечкенә генә конференциябез шушы өзелгән нерв системасының ялгануына һәм савыгуына, бердәм булып, килешеп яшәүләренә сәбәп, бер башлангыч булса иде”, - дип теләде хәзрәт. Моннан тыш казый мәдрәсәләр эшчәнлегенә тукталды. Бу уңайдан түбәндәге фикерен җиткерде: “Бүгенге көндә күпләр мәдрәсәләргә җәмгыятьне артка, искелеккә сөйри торган уку йортлары итеп кенә карыйлар. Әгәр без милләтнең киләчәген уйлыйбыз икән, мәктәп-мәдрәсәләребезне үзгәртеп кору  кирәк. Бу фикерне 100 ел элек галимебез, педагог  Галимҗан Баруди әйткән. Ул: “Мәктәп һәм мәдрәсәләрне дингә якынрак итеп һәм реаль тормышка файда китерерлек итеп үзгәртеп корырга кирәк. Олысы да, кечесе дә бөтен көчләре белән дин турында кайгыртырга, яхшы әхлак  турында исләрендә тотарга тиешләр. Дин фән түгел, аңа омтылу һәр фәннең максаты. Бер кешедән бәйле булмаган үз карашы булу, монафыйкланмау, иманын тиешле дәрәҗәдә пакълау һәркемнең бурычы. Әмма бу эштә акрынлык кирәк. Кешегә үз гадәтләреннән баш тарту кыен бит”,- диде.”

Җәмгыятьтә мөселманнар берлеге кирәклеге турындагы фикерне Башкортостан мөселманнары мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов та куатләде. “Динебез алга бара. Әмма төрле җәмәгатьләргә бүленү тукталмый. Татар халкы диндә гел алдынгы булды, мәгърифәтле халык. Шушы “Ак мәчет”тә дә безнең шәкертләребез  укый. Башкорт-татар – туган халыклар, безнең мәдәниятебез бер, динебез бер, сөйләшсәк тәрҗемәчеләр кирәкми. Безне әлифбада бер генә хәреф бүлеп тора. Шуның өчен бергә булыйк, бердәм булыйк, бергәләшеп ябышсак тауларны да әйләндереп салырбыз, Алла бирсә.”

Конференциядә  мәдрәсәне юбилее белән Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Болгар академиясен оештыруда катнашучы Иордания профессоры, шәех Габдерразак әс-Сәгъди, Сөгуд Гарәбстаныннан Коръән ятлау Оешмасы вәкиле Хәсән Хәдия, Словакиядән “Кеше һәм аның хокукы” гражданлык җәмгыяте рәисе Эмил Хәмидуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән, мәгариф  бүлеге башлыгы Айдар Карибуллин , РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов  котлады.

Пленар өлешендә филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевнең “Исламның татар халкын саклау ысуллары  системасындагы урыны”, филология фәннәре докторы Марсель Бакировның  “Болгарларга тоташкан мәдәни-этник тамырларыбыз”, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллинның “Мәхкәмәи Шәргыя Ырынбургиянең 1905 елда мөселманнарның дини эшләре белән идарә итү проекты” турындагы чыгышлары тыңланылды. Аннары конференциядә катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләделәр.  Соңыннан гомуми эшкә йомгак ясалды, тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы