19 мартта Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсә бинасында балалар арасында Коръән укучылары бәйгесе уздырылды.
Иллегә якын малай һәм кыз бәйгедә катнашыр өчен Әгерҗе шәһәреннән, Иж-Бубый, Тирсә, Чишмә, Кырынды, Хор.Ключ, Татар Шаршадысы, Яморза һәм Исәнбай авылларыннан килде. Аларны 4 яшь төркеменә бүлеп бәяләделәр. Иң яшь катнашучыга нибары 3 яшь иде.
Ир балаларның Коръән уку осталыкларын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм бүлек хезмәткәрләре Булат хәзрәт Мөбарәков белән Идрис хәзрәт Кыямов тикшерде.
Кызларны бәяләүче жюри әгъзалары булып Галләмова Әлфия (Әгерҗе), Корбанова Камилә (Чишмә) һәм Багаутдинова Миләүшә (Яморза) абыстай -апалары булды.
Бәйге бәйрәм рухында күркәм рәвештә үтте. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.