Мәдинә-Казан: Согуд Гәрабстаны татарларын тарихи ватаннарына чакырачаклар

21 март 2017 ел 12:53
Мәдинә-Казан: Согуд Гәрабстаны татарларын тарихи ватаннарына чакырачаклар

Һәр атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә халыкны кабул итү көне уздырыла. Бүген мөселманнарны кызыксындарган сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирде. Мөфтигә гозер белән килүчеләр арасында ХХ гасыр татар эммигранты нәселеннән булган Госман Мәхмүтов та бар иде. Мөфтият кунагы Камил хәзрәткә туганнарының хәзерге көндә Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә гомер кичерүләрен хәбәр итте һәм аларның чит илгә күчеп китү тарихын сөйләде.

Госман Мәхмүтов сүзләренчә, нәсел җепләре Татарстанның Нурлат районына кергән Кизләү авылына барып тоташа. ХХ гасыр башында бертуганнар Кәлимулла  (Госман аганың атасы) һәм Әхмәд гаиләләре белән Төркмәнстандагы Атамурат шәһәренә (элеккеге исеме Керки) күченеп китә. Күпмедер вакыттан соң, Әхмәд улы Мәхмүд белән Мәдинәгә күченә һәм яңа тормыш кора. Бүгенге көндә Мәдинәдә Госман аганың абый-энеләре, апа-сеңелләре гомер кичерә. Ул алар белән беренче тапкыр 1996 елда гомрә хаҗын кылырга килгәч очраша һәм шул вакыттан бирле туганлык җепләрен өзми. 2014 елда Әхмәднең оныгы Мөхәммәд әл-Казанлы гаиләсе белән Татарстанга килә һәм әби-бабалалары нигезе белән таныша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук 2016 елгы хаҗ сәфәре барышында Мәдинә татарлары белән очраша һәм Госман Мәхмүтовның туганнары белән якыннанрак таныша.

"Миңа сезнең ике туган энем Мөхәммәд әл-Казанлы белән Согуд Гарәбстанында булганда төшкән фотосүрәтне күрсәттеләр. Мин сезнең танышуыгызга куандым". - дип белдерде Госман ага һәм алар белән тарихи ватаннарында очрашу оештырырга ярдәм сорады.

Мөфти хәзрәтләре кунакның әлеге теләген хуплап чыкты: "Динебез туганлык җепләрен сакларга өнди. Сезнең туганнарыгызга ата-бабаларыгызның нигезен күрсәтү, аларның каберен зиярат итеп, рухлары өчен дога кылу һәм бер-берегезнең мәдәният белергә тырышуыгыз зур хөрмәт уята. Әлеге очрашуны һичшиксез оештырырга тырышырбыз", - дип белдерде Камил хәзрәт.

Моңардан тыш, кабул итү көне кысаларында Камил хәзрәт Казанда эшләп килүче Әхмәдһади Максуди исемендәге Мәгърифәт үзәге вәкилләрен кабул итте. Әлеге үзәк балаларга һәм югары уку йорты студентларына өстәмә формада дини белем бирү белән шөгыльләнә. Бирегә йөрүчеләр тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә ислам гыйбадәтләрен үтәргә, Коръән укырга өйрәнәләр һәм  дини фәннәр буенча белемнәрен арттыралар. Мөфтине үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырдылар, уку-укыту программасын күрсәттеләр һәм хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр ясадылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы