23 мартта Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләренең чираттагы фикер алышу клубы була. Очрашу медицина өлкәсендә кеше органнарын һәм канны донорлыкка алу мәсьәләсәнә багышланачак.
Донорлык проблемасы Россиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе: күп кенә каты авырудан интеккән гражданнар, шул исәптән мөселманнар өчен дә кан һәм органнарны күчереп утырту мәсьәләсе кискен тора. Шәригать моңа каршы киләме? Россиялеләр һәм мөселман өммәте бушлай донорлыкка әзерме? Бу мәсьәләдә этик конфликтларга урын бармы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны шәригать һәм дөньяви күзлектән мөселман яшьләренең фикер алышу клубына килечүләр экспертлар белән бергә эзлиячәк. Очрашу турында тулырак мәгълүмат фикер алышу клубының социаль челтәрдәге рәсми төркемендә карый аласыз.
Чарага журналистларны да чакырабыз. Аккредитация узу өчен телефон номеры: 89172939706 (Резеда Закирова)