Чаллыда балалар язгы каникулларны Коръән укып уздыра

23 март 2017 ел 14:11
Чаллыда балалар язгы каникулларны Коръән укып уздыра

22 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә    балаларның язгы каникул чорында  республика күләмендә үтә торган чираттагы XXII Коръән уку бәйгесе узды. Бу юлы ул 12 шәһәр-районнан (Аксубай,  Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Менделеевск, Казан, Чаллы) һәм Удмуртиянең Можга шәһәреннән 140 яшь Коръән укучыны үзенә җәлеп итте.    

Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә катнашучыларның яше "кечерәя" бара. Иң яшь катнашучыларга 3 яшь тә юк иде. Икенче үзенчәлек – балалар бәйгегә елдан-ел яхшырак әзерләнеп килә. Аларның күпчелеге берничә җүз, кайберәүләр исә уннарча җүзне  яттан белә.  

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде: ул балаларны киләчәктә дә Коръәнне шулай тырышып өйрәнергә, Аның кушуы буенча яшәргә чакырды. Хәзрәт балаларга бүләк итеп китаплар алып тапшырды. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлеге башлыгы Рөстәм Галиуллин нәниләргә шәһәр җитәкчеләренең котлавын да җиткерде.

Быелгы бәйгедә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

7 яшькә кадәрге  малайлар төркемендә:

Хәсән Закиров (Чаллы) – беренче;

Нуриман Корбанов (Әгерҗе) – икенче;

Ибраһим Саттаров (Тукай районы) - өченче.

                                                                        

7 яшькә кадәрге кызлар арасында:

Мәрьям Сәгъдиева (Алабуга) - беренче;

Нәзилә Агабалаева (Чаллы) – икенче;

Мәрьям Шәмсетдинова (Алабуга) - өченче.

10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ямин Хәйдәров (Алабуга) – беренче;

Юсуф Галиев (Түбән Кама) – икенче;

Амаль Гаджиев (Чаллы) - өченче.

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә:

Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;

Әминә Хәйретдинова (Түбән Кама) – икенче;

Мәрьям Гыйззәтуллина (Түбән Кама) - өченче.

13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:

Ибраһим Гомәров (Чаллы) – беренче;

Кәрим Хуҗин (Алабуга) - икенче;

Әмин Шәйдулов (Түбән Кама) - өченче.

13 яшькә кадәрге  кызлар арасында:

Мәръям Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;

Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама) – икенче;

Зәйнәб Хәйретдинова (Түбән Кама) - өченче.

15 яшькә кадәрге егетләр  төркемендә:

Габдулла Әүхәдиев (Әлмәт) - беренче;

Мөхәммәд Гарифуллин (Актаныш) – икенче;

Әхмәд Әүхәдиев (Түбән Кама) - өченче.

15 яшькә кадәрге кызлар арасында:

Хәбибә Мөфлихунова (Әлмәт) – беренче;

Кәримә Газизуллина (Можга шәһәре, Удмуртия) - икенче;

Гүзәл Сабирҗанова (Чаллы) - өченче.

Һәр җиңүче һәм катнашучы дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.  Чара аш мәҗлесе белән тәмамланды.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100