Идел-Уралда суфичылык үзгә булганмы?

23 март 2017 ел 10:49
Идел-Уралда суфичылык үзгә булганмы?

2017 елның 4 апрелендә  Казанда "Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре" дигән темага "Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Укулар икенче тапкыр оештырыла һәм күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның (1896-1995) истәлегенә багышлана.

Чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашуы көтелә. Аерым алганда, Россия меселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин, Мәскәү үзәк төбәге һәм чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шәех Габдеррәззак әс-Сагди. Сәламләү сүзләре һәм докладлар белән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Нурлат районы һәм дини мөселман оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнарының чыгыш ясаячаклар. Конференцияне Татарстан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ача.

Фәнни эзләнүләре белән мөфти урынбасары Рафик Мөхәмәтшин, Дагыстан ислам университетының тарих кафедрасы мөдире Мөрадулла хәзрәт Дадаев,  БДБ илләре Институтының исламны өйрәнү бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фондының баш фәнни хезмәткәре Марсель Әхмәтҗанов һәм Татарстанның мөселман уку йорталары мөгаллимнәре, җитәкчеләре бүлешәчәк.

Шул ук көнне конференциядә катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның каберен зиарат кылачак.

Белешмә.

Әхмәдзәки Сафиуллин революциягә кадәрге күренекле Кизләү мәдрәсәсендә белем ала. 1970-1990 елларда ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам була, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы