31 мартта Питрәчнең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазьче" республикакүләм бәйгесенең йомгаклау өлеше була. Быелгы конкурсның республика турына барлыгы 30 конкурсант катнашты. Алар арасында: Азнакай, Саба, Лениногорск, Арча, Кукмара, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Чистай, Әлмәт районнары, Казан шәһәренең Совет районы яшьләре, "Мөхәммәдия", "Буа", "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре.
Билгеле булганча, конкурста имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала иде. Конкурс темалары:
Конкурс темалары:
1: Исламда мәзәкләр
2: “Теләмә, ә эшлә”
3: Психология һәм ислам
4: Гонаһның чиге кайда?
5: Ислам динендә канәгать булу
6: Ислам – уйлаучылар дине
Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.