Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге II укулар үткәрелә

29 март 2017 ел 13:34
Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге II укулар үткәрелә

2017 елның 4 апрелендә  Казанда Диния нәзарәте бинасында «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Укулар икенче тапкыр оештырыла һәм күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның (1896-1995) истәлегенә багышлана.

Чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашуы көтелә. Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия меселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин, Мәскәү үзәк төбәге һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шәех Габдеррәззак әс-Сагди. Сәламләү сүзләре һәм докладлар белән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Нурлат районы һәм дини мөселман оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнарының чыгыш ясаячаклар.

Фәнни эзләнүләре белән мөфти урынбасары Рафик Мөхәмәтшин, Дагыстан ислам университетының тарих кафедрасы мөдире Мөрадулла хәзрәт Дадаев,  БДБ илләре Институтының исламны өйрәнү бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев, академик Индус Таһиров һәм Татарстанның мөселман уку йорталары мөгаллимнәре, җитәкчеләре бүлешәчәк. Конференциядә катнашучылар игътибарына Татарстанда дини традицияләрне тергезү проблемалары, татар шәехләренең Дагыстанда суфийчылыкны үстерүгә керткән өлеше, интернетта суфийчылык мәсьәләләрен яктырту һәм башка җитди темаларга чыгышлар тәкъдим ителәчәк.

Конференциянең темасы шактый үзенчәлекле булуга карамастан, ул киң җәмәгатьчелек өчен кызыклы булачак, чөнки Россиядә суфийчылык мәсьәләләре актуаль булып кала.

Шул ук көнне конференциядә катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның каберен зиарат кылачак.

Белешмә.

Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) - совет чорының күренекле дин эшлеклесе. Ул революциягә кадәрге билгеле Кизләү мәдрәсәсендә белем алган. 1970-1990 елларда, ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер Мәрҗани мәчетендә имам, 1980 елдан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы була.

Дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында Күлбай Мораса авылында имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре авыл музеенда саклана.

Аккредитация өчен: 89172939706, Резеда Закирова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы