Шәкертләр мәдрәсәне оештыручы шәхесне искә алдылар

30 март 2017 ел 13:02
Шәкертләр мәдрәсәне оештыручы шәхесне искә алдылар

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Исхак хәзрәт Лотфулла (1942-2007) эшчәнлегендә Г. Баруди традицияләренең дәвамчанлыгы: җитәкче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе” дигән исем астында “түгәрәк өстәл” утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Галимҗан Баруди елы кысаларында Исхак хәзрәт Лотфулланың тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Әлеге очрашуда мәдрәсәнең хәзерге мөгаллимнәре һәм шәкертләре, Исхак хәзрәтнең хезмәттәшләре, якыннары, аның тормыш иптәше Галия абыстай Лотфуллина, улы Ринат катнашты.

Чарада “Галимҗан Барудиның һәм Исхак Лотфулланың педагогик эшчәнлегендә акыл тәрбиясе”, “Мәшһүр мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе” дигән темаларга чыгышлар тыңланды. Килгән кунаклар Исхак хәзрәт турында хатирәләре белән бүлеште һәм аңа багышланган фильм белән танышты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы