Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Шәһәрнең "Җәмиг" мәчетендә Камил хәзрәт Яшел Үзән, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районы имамнары белән очрашты. Чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Александр Тыгин, да катнашты. Ул үзенең чыгышында мәчетләрнең һәм башка дини корылмаларның кешеләрне изгелеккә чакыручы урын булырга тиешлеген билгеләп үтте һәм бүгенге очрашуның нәтиҗәле булуын теләде.
Мөфти хәзрәтләре үз чиратында хәнәфи мәзһәбенең асылы хакында сөйләде һәм гыйбадәтләрне үтәгәндә төрле ялгышлыклардан сакланырга, бердәм булып туган җиребездәге тынычлыкны сакларга чакырды. Чара дәвамында мөфти озак еллар дәвамында мәчетләрдә имамлык вазыйфасын башкарган дин әһелләренә үзенең рәхмәт хатларын тапшырды һәм күпсанлы сорауларга җавап бирде.