Бөгелмәдә намазлык бизәкләре конкурсына нәтиҗә ясадылар

03 апрель 2017 ел 13:27
Бөгелмәдә намазлык бизәкләре конкурсына нәтиҗә ясадылар

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар арасында уздырылган намазлык бизәкләре конкурсына  нәтиҗә ясалды. Бәйге Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буында туган телгә, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт уяту максатыннан уздырылды. "Иң мөһим казанышыбыз - балалар арасында намазлык бизәкләре ясау сәнгатенә карата кызыксыну уяттык һәм яшьләр арасында яңа талантлар ачтык", - дип билгеләде Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов. 

 Бәйгедә 7-14 яшьлек 100дән артык бала катнашты. Катнашучыларның эшләрен  өч яшь категориясе буенча Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе укытучылары бәяләде. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар һәм аларның остазлары  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Җиңүчеләр булып Мансур Хөснетдинов (7-9 яшь); Айгөл Юсупов (10-12 яшь) һәм Алия Шиһапова (13-17 яшь) танылды. 
 
 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100