Бөгелмәнең үзәк мәчетендә балалар арасында уздырылган намазлык бизәкләре конкурсына нәтиҗә ясалды. Бәйге Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буында туган телгә, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт уяту максатыннан уздырылды. "Иң мөһим казанышыбыз - балалар арасында намазлык бизәкләре ясау сәнгатенә карата кызыксыну уяттык һәм яшьләр арасында яңа талантлар ачтык", - дип билгеләде Бөгелмә имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.
Бәйгедә 7-14 яшьлек 100дән артык бала катнашты. Катнашучыларның эшләрен өч яшь категориясе буенча Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе укытучылары бәяләде. Җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар һәм аларның остазлары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Җиңүчеләр булып Мансур Хөснетдинов (7-9 яшь); Айгөл Юсупов (10-12 яшь) һәм Алия Шиһапова (13-17 яшь) танылды.