Бүген Санкт-Петербургның метрополитенында булган шартлауда мәрхүм булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең якыннары кичергән тирән кайгыларын уртаклашам. Әлеге фаҗига Татарстан мөселманнарының күңелләрен әрнетте һәм тетрәндерде.
Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә сабырлык телим, Аллаһы Тәгаләдән тән җәрәхәтләре алганнарга тиз арада савыгуларын һәм алга таба илебезне мондый авыр кайгылардан саклавын сорыйм!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин