Чаллыда мәчет каршындагы курсларга йөрүчеләрнең белемнәрен тикшерделәр

03 апрель 2017 ел 16:58

               

Чаллының “Туфан” мәчетенең якшәмбе мәктәбендә  дин дәресләре алучылар арасында  тәҗвид һәм фикх фәннәрен  буенча викторина үткәрелде. Чарада барлыгы 60ка якын кеше катнашты. Укучылар  сорауларга язма рәвештә җавап бирделәр. Мәчет каршында беренче ел укучы хатын-кызлар төркемендә 32 кеше үз гыйлемнәрен сынадылар. Алар арасында иң яхшы гыйлемне  Тәскирә Багавиева, ә  икенче ел укучылар арасында  Хафизә ханым күрсәттеләр. Беренче ел укучы ирләр арасында Тәүзих Гыйльманов, икенче ел укучылар арасында Салих Гатауллин иң гыйлемлеләр  булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулаучыларга бүләк итеп дини әдәбият һәм намазлыклар тапшырылды.

Катнашучылар өчен аш мәҗлесе дә үткәрелде. Аның барышында вәгазьләр сөйләнде, укытучыларга  бүләкләр тапшырылды, түгәрәк өстәл артында мәчеттә үз-үзеңне тоту темасы буенча фикер алышынды.  Мәчет имам-хатыйбы, Чаллы мөхтәсибәте Аксакаллары шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин мондый чараларның мәчет әһелләрен дуслаштыруы, рухи яктан бер-берләренә якынайтуы турында билгеләп үтте.

“Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнаның пәнҗешәмбе көненнән  кала һәр көнне алып барыла. Тыңлаучылар 5 уку залында шөгыльләнә, аларга дини белемне 10 мөгаллим бирә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана