Бөгелмәнең үзәк мәчетендә чираттагы лекция булды. Бу юлы Чаллының "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Илназ хәзрәт Яхин тыңлаучыларга исламда якыннар белән мөнәсәбәт урнаштыру хакында сөйләде. "Дини гыйбадәтләребезгә карата формаль караш рөхсәт ителмәгән кебек, якыннарыбыз белән дә ясалма мөнәсәбәтләр түгел, ә ихласлыкка нигезләнгән элемтәләр урнаштырырга кирәк", - дип белдерде Илназ хәзрәт һәм ислам динендә бу өлкәгә карата нинди өйрәтмәләр барлыгы хакында җиткерде.
Бөгелмәдә берничә ай дәвамында барган лекцияләр циклы 9 апрельдә тәмамлана.