Диния нәзарәте мөселман спортчылары арасында хаҗга юллама уйната

05 апрель 2017 ел 14:31

9 апрельдә Яр Чаллыда мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры уза. Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итүче ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә күрше өлкәләрдән дә 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Ярыш 18 яшьтән өлкәнрәк һәм намаз гыйбадәтен үтәүче көрәшчеләр арасында уздырылачак.

Тантналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәһәр мэры Наил Мәгъдиев булачак.

Татарча көрәш бәйгесе быел 6, ә кул көрәше 3  үлчәү категориясендә узачак. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә өчәр призлы урын каралган. Аларны төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә.

Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Турнир Чаллының “Витязь” спорткомплексында үтәчәк. Башлана сәгать иртәнге  9да. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана